"Опека" үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында катнашты

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

25нче февральдә "Опека"ның гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Әлмәт муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында катнашты.

Әлеге утырыш Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин тарафыннан шәһәрдә һәм районда янгыннар ешаюга бәйле рәвештә оештырылды.

Киңәшмә эшендә районның авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм район предприятиеләре, мәдәният, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Комиссиянең көн тәртибендә Әлмәт муниципаль районы җирлегендә ирекле янгын сагы эшчәнлеге, район җирлегендә янгыннар, аның зыяны һ.б. мәсьәләләр каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International