12 мартта Әгерҗе муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр "Наз" социаль приютына кунаклар килде.Алар “Яхшы гамәлләр” җирле җәмәгатьчелек оешмасыннан иде.
12 март көнне Менделеевск шәһәре "Бондюжский" территориаль иҗтимагый үзидарәсе Өченче буын университетының финанс белеме факультетында үз студентлары өчен район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.
2019 елның 12 мартына республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 681 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 88 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.
Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча чара үтте.
Балигъ булмаганнарның буш вакытларын оештыру эше уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 27 бала арасында "Май чабу" квестын оештырды.
Менделеевск муниципаль районы "Өмет яры" комплекслы үзәгедә экстремизм һәм терроризмны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 093 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 5 кешегә кимрәк. Шулай ук Кама Аланында эшсезләр саны да кимегән, анда 2019 елның 12 мартына мәшгульлек үзәгендә 369 эшсез исәпләнә.
12 мартта Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Макарова Анастасия Артемьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бала белән ана арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу бала шәхесен үстерү өчен зур әһәмияткә ия.
Медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәт белгечләре һәркөн Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга социаль-тернәкләнү чаралары үткәрә. Хезмәт күрсәткәндә “ПЕТРА” психологик җайланмасы, педальле тренажер, Агашин тренажеры файдаланыла.