Бала белән ана арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу бала шәхесен үстерү өчен зур әһәмияткә ия.
Балалар үз табигатьләре буенча эмоциональ, ягымлы, мәрхәмәтле була. Бу табигый сыйфатларга ярдәм итү мөһим. Түбән Кама шәһәре "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 10 бала һәм аларның ата-аналары арасында "Әни+бәби" клубы кысаларында "Әни ярдәмчеләре" темасына дәрес үткәрде. Дәрес балаларны гомумкешелек кыйммәтенә, иң якын һәм туган кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Дәрестә балалар әниләренә шатлык, елмаюлар бүләк итәргә өйрәнде. Кечкенә булсалар да, балалар үзләренең әниләренә ничек ярдәм итә алуларын күрсәттеләр. Алар киемнәрне элеп, савыт-саба юып, ватылган уенчыкларны җыйдылар. Әниләр белән бергә "ярдәмчеләр" музыкаль уеннарда уйнадылар. Уртак иҗади эшчәнлектә әниләр белән нәниләр язгы чәчәк бәйләмнәре ясады. Дәрес дәвамында әниләр барысына да ярдәм итәргә тырышты. Чөнки һәр балага аның үзе генә түгел, ә иң якын кешесе - әнисе барлыгын тою бик мөһим.
Әниләрнең матур һәм назлы елмаюлары, балаларның бәхетле күзләре - дәреснең чын бизәге булып торды.