Менделеевск муниципаль районы "Өмет яры" комплекслы үзәгедә экстремизм һәм терроризмны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
Бүген комплекс белгечләре "Кама таңнары" приюты белән берлектә яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләрен балигъ булмаганнар эшләре инспекторы А. Л. Михеев белән очрашу оештырды.
Фактларга һәм тормыш мисалларына нигезләнеп, инспектор халык арасында экстремистик тайпылышларны һәм агрессивлыкны ачыклау турында сөйләде. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторның чыгышы ата-аналарны кызыксындырды. Катнашучылар куркынычсызлык кагыйдәләре турында кирәкле мәгълүмат алды. Шулай ук терроризмга каршы тору буенча тәкъдимнәр дә күтәрелде.
Соңыннан барлык катнашучыларга да "Безнең кулда куркынычсызлык" дигән белешмәлекләр таратылды.