ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә “Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән дидактик уен үтте.

Менделеевск муниципаль районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче балалар үзләренең тәрбиячеләре белән берлектә "Яшел планета-2019" XVII Бөтенроссия балалар экологик форумында актив катнашты.

20–23 мартта Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге югары сыйныф һәм чыгарылыш класс укучылары өчен вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрә. Чара ел саен уздырыла торган “Белем. Карьера” акциясе кысаларында уза.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә жыр укытучысы Н.Городилова һәм тәрбияче Л.Полуэктова  "Яз каршылыйбыз!" исемле музыкаль-уен чарасы уздырды.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

13 мартта Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәге социаль педагогы балалар өчен Кукмара район музеена ТАССРның 100 еллыгына багышланган экскурсия оештырды.

12 мартта Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре авыл хуҗалыгы "Аппак" ҖЧҖ предприятиесе белән очрашу оештырдылар.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм "Ростресурс" инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе вәкиле Алексей Мулеев Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча турнир үткәрде.

Бөгелмә районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Мини Мисс" конкурсы узды, анда приютта тәрбияләнүче 10 кыз бала катнашты.

Түбән Каманың балалар һәм яшүсмерләр "Балкыш" социаль приютында "Яхшылыкның чиге юк"  акциясе оештырылды. "Гаилә сукмаклары" программасын тормышка ашыру уңаеннан узган акциянең максаты балаларда хатын-кызларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.

12 март көнне Лениногорск шәһәре мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район мәгариф идарәсе белән берлектә өлкән сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International