"Наз" укучылары бургерлар әзерләргә өйрәнде

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

12 мартта Әгерҗе муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр "Наз" социаль приютына кунаклар килде.Алар “Яхшы гамәлләр” җирле җәмәгатьчелек оешмасыннан иде.

Бу юлы алар 8 нче мартка чәчәкләрдән һәм бүләкләрдән кала, зур, сөенечле сюрприз белән килгәннәр. Казан рестораныннан килгән остаз пешекче Антон, балаларга бер могҗиза булып тоелды. Антон балалар белән бик тиз уртак тел тапты һәм аларга берсеннән-берсе тәмле, йомшак, заманча бургерлар әзерләү буенча мастер-класс  күрсәтте.

Балалар бик теләп пекин кәбестәсен һәм кыяр турады, алар аны остаз пешекче күрсәткәнчә башкарды. Барлык  хуш исле,тәмле ингредиентлар яңа пешкән күмәчкә тезеп салынды. Балалар остаздан мактаулар көттеләр, ул кушканча эшләргә тырыштылар.

Соңыннан балалар үзләре ясаган бургерларны бик тәмләп ашады. Дәрес ахырында пешекче остаз Антон һәр катнашучыга бургерлар әзерләүче, дигән сертификатлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International