12 март көнне Менделеевск шәһәре "Бондюжский" территориаль иҗтимагый үзидарәсе Өченче буын университетының финанс белеме факультетында үз студентлары өчен район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Фаина Козырева халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр, эшләмәүче пенсионерлар өчен шифаханә-курорт юлламалары бирү турында сөйләде.
Республика матди ярдәм үзәгенең 28 нче бүлеге мөдире Гөлназ Булычова тыңлаучыларга пенсионерлар, пенсия алды яшендәге гражданнар өчен түләүләр турында мәгълүмат җиткерде. "Саулык " социаль ярдәм үзәге" эшчәнлеге, социаль хезмәт төрләре һәм мәдәни-ял итү, мәгълүмат чаралары турында директор Анна Миронова сөйләде.