Балигъ булмаганнарның буш вакытларын оештыру эше уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 27 бала арасында "Май чабу" квестын оештырды.
Максат: балаларны кышны озату, Май чабу бәйрәме белән таныштыру, коллективизм тәрбияләү, гафу сорый белү һәм башкаларны гафу итә белү сыйфатын үстерү.
Масленица - иң күңелле һәм чын мәгънәсендә халык бәйрәме. Бу - кыш белән күңелле хушлашу һәм язны каршылау бәйрәме. Башта белгеч балаларны бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды: гасырлар буе кешеләр язны яңа тормыш башлану дип кабул иттеләр һәм бөтен тереклеккә тормыш һәм көч бирүче кояшны олыладылар. Алар коймакны кояш символы дип санаганнар.
Масленицаны җиде көн билгеләп үтәләр һәм көн саен үзенең әһәмияте бар. Соңгы көнне бәйрәм үзенчәлекле мәгънәгә ия – гафу итү көне булып тора. Шулай ук бу көнне кышның карачкысы яндырыла, ул барлык бәла-казалар һәм афәтләрне бетерергә тиеш. Аннан соң белгеч балаларга квестта катнашырга тәкъдим итте. Балалар күмәкләшеп "Барысы да масленица турында" дигән биремнәрне башкарды: табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, җырлар һәм такмазалар җырладылар.
Квест коймак белән чәй эчеп тәмамланды. Балалар бик канәгать һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.