"Яңарыш" реабилитантлары профилактик викторинада катнашты

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча чара үтте.

33 социаль хезмәт алучы янгын куркынычсызлыгы буенча викторинада катнашты, презентация карадылар.

Мондый чаралар балаларда янгын куркынычы булган предметлар турында күзаллауны формалаштыра, янгын белән имин эш итү күнекмәләрен ныгыта, нинди дә булса гадәттән тыш хәл шартларында дөрес эш итәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International