Спас интернат-йорт карамагындагылар тернәкләндерү тренажерларында шөгыльләнә

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәт  белгечләре  һәркөн Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга социаль-тернәкләнү чаралары үткәрә. Хезмәт күрсәткәндә “ПЕТРА” психологик җайланмасы, педальле тренажер, Агашин тренажеры файдаланыла.

Өлкән яшьтәге азмобильле кешеләр тернәкләндерү тренажерларын кызыксынып һәм теләп өйрәнә. Әлеге барлык чаралар да өлкәннәрне һәм инвалидларны тернәкләндерү максатыннан үткәрелә. Әлеге шөгыльләр югалткан функцияләрне кире кайтарырга ярдәм итә, кәефне, тормыш сөючәнлекне арттыра, шулай ук физик чикләнгәнлекне һәм аңардан барлыкка килгән психологик уңайсызлыкларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International