Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% тәшкил итә

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

2019 елның 12 мартына республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 681 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 88 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 398 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,33 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 665 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 624се элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International