Түбән Камада һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 093 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 5 кешегә кимрәк. Шулай ук Кама Аланында эшсезләр саны да кимегән, анда 2019 елның 12 мартына мәшгульлек үзәгендә 369 эшсез исәпләнә.

Бу атнада Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Чистайда эшсез гражданнар саны арту күзәтелә. Әлеге моношәһәрләрдә рәсми рәвештә теркәлгән 1 130, 373, 480, 64 һәм 374 эшсез граждан исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International