ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

21 мартта автоном коммерцияле булмаган, өстәмә профессиональ белем бирү “Төбәкара уку үзәге” базасында “Хосусый сакчы” һөнәре буенча курслар ачылды.

ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары планын тормышка ашыру уңаеннан Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  ай саен кызыклы чаралар оештырыла.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казанның Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе һәм 3нче балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Эшче һөнәрләр дөньясы” чарасы уздырды.

19 март көнне Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологлары "Яңа тормыш – өмет киләчәге" программасын тормышка ашыру уңаеннан булачак әниләр белән дәресләр комплексы үткәрде.

Кукмара районы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү кысаларында "һөнәрләр көне" оештырылды.

19 нчы март көнне Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Иске Кәшер урта мәктәбендә булды. Профконсультант IX сыйнфтагы 13  укучы белән һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чара үткәрде.

19-20 март көннәрендә Нурлат шәһәре халык мәшгульлеге  үзәгендә эшсез гражданнарны хезмәт базарына социаль адаптацияләү буенча дәресләр үткәрелде. Әлеге очрашуның төп максаты –  эш югалту аркасында авыр хәлдә калучыларга  ярдәм итү.

18 нче март көнне Зәй муниципаль районының "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Яз бәйрәме" дигән социаль-анимацион чара узды.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова "Шикәр авыруы – социаль проблема" дигән темага лекция үткәрде.

Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арчадагы  “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Арча аграр-сәнәгать көллиятендә  булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International