Кукмара районы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү кысаларында "һөнәрләр көне" оештырылды.
Инвалид балалар өчен Кукмара аграр көллияте базасында ресурс үзәгенә экскурсия үткәрелде. Анда балалар уку йортына әзерлек юнәлешләре турында мәгълүмат алды. Инвалид балалар тегүчеләрнең һөнәри эшчәнлеге, аларның эш кораллары, материаллар, җиһазлар һәм аларны куллану кагыйдәләре турында белделәр.
Шулай ук көллият студентлары кунаклар өчен зур булмаган концерт әзерләгән, аның барышында алар модалы дефиле күрсәтте, кичке күлмәкләр һәм милли кием модельләре коллекциясен тәкъдим итте.
Чара кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече яшүсмерләр яшендәге инвалид балаларның һөнәри авышларын билгеләүгә тест үткәрде.