"Өмет чаткысы" үзәге карамагындагылар сәнәгать көллиятенә экскурсия ясады

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арчадагы  “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Арча аграр-сәнәгать көллиятендә   булды.

Көллият директоры Илдар Борһанович балаларны эретеп ябыштыручы, штукатур –маляр , геодезист һөнәрләре белән таныштырды. Балаларга  экскурсия үткәрде һәм көллият тарихы белән таныштырды . 

Педагог Фәим Ибраһимович эретеп ябыштыру эше серләре белән уртаклашты. Балалар һөнәрнең  катлаулы, игътибарлылык  һәм төгәллек  таләп иткәнлеген белде.  Экскурсия барышында балаларны укуга кабул итү шартлары белән таныштырдылар, шулай ук көллият турында буклетлар тараттылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International