19 март көнне Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологлары "Яңа тормыш – өмет киләчәге" программасын тормышка ашыру уңаеннан булачак әниләр белән дәресләр комплексы үткәрде.
Әлеге чарада катнашучылар "Хыял йорты" проектив тесты, эмоциональ халәтне билгеләү өчен психодиагностика уздырдылар. Хатын-кызларга "Туачак балага хат" дигән күнегүне үтәргә һәм кечкенә кеше белән аралашырга тәкъдим иттеләр.
Комплекслы үзәк белгечләре булачак аналарга буклетлар да таратты.