"Шатлык" үзәгендә яз бәйрәмен билгеләп үттеләр

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

18 нче март көнне Зәй муниципаль районының "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Яз бәйрәме" дигән социаль-анимацион чара узды.

Әлеге чарада гаилә эчендәге низаглар һәм социаль адаптациядәге кыенлыклары булган балалар тәрбияләнә торган гаиләләр катнашты.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары һәм социаль педагоглар гадәти булмаган һәм шул ук вакытта күңелле конкурслар оештырды. Чарада балалар да, ата-аналар да бик теләп катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International