ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары планын тормышка ашыру уңаеннан Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ай саен кызыклы чаралар оештырыла.
Биредә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен Кукмара районы үсешенә зур өлеш керткән кызыклы кешеләр белән очрашулар уздырыла.
20 март көнне "Аралашу клубы" утырышына Кукмара шәһәренең Мактаулы гражданины Нурия Кәшиф кызы Закирова – комсомол лидеры, "Яшь турист" станциясенең элеккеге директоры чакырылган иде. Аның бөтен тарихы ил һәм республика үсеше этаплары белән бәйле иде.
Нурия Кәшиф кызы үзенең яшьлеге, туристик слетлар һәм семинарлар турында сөйләде. Бүген ул "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының активисты, өлкәннәр өчен чаралар оештыра, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнә.
Чараны оештыручылар мондый очрашулар замана яшьләренә туган як тарихын белергә ярдәм итә, милли мәдәнияткә кызыксыну арттыра, халык традицияләрен яңадан торгызуга ярдәм итә, ди.