19-20 март көннәрендә Нурлат шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә эшсез гражданнарны хезмәт базарына социаль адаптацияләү буенча дәресләр үткәрелде. Әлеге очрашуның төп максаты – эш югалту аркасында авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү.
Казан шәһәре "БИНК” социаль-эшлекле клубының квалификацияле белгече О.Курмаева белән әңгәмә барышында эш эзләү технологиясе, эшлекле аралашу даирәсе формалаштыру буенча темалар, шулай ук телефон аша сөйләшү техникасы каралды.
Чара ахырында һәр граждан тиешле киңәшләр алды.