19 нчы март көнне Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Иске Кәшер урта мәктәбендә булды. Профконсультант IX сыйнфтагы 13 укучы белән һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чара үткәрде.
Очрашу профессия сайлауга кагылышлы уеннар уйнау, видеофильм карау, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар тутыру белән узды. Чара ахырында катнашучыларга "Һөнәр сайлау формуласы" дип аталган буклетлар таратылды. 2019 ел – Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә рәсмиләштерелгән "Районның хезмәт династиясе" баннеры тәкъдим ителде.
Мондый дәресләр, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сүзләренчә, төрле һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан оештырыла.