Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова "Шикәр авыруы – социаль проблема" дигән темага лекция үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны авыруның барлыкка килү сәбәпләре, аның нинди чирләргә китерүе, профилактика юллары белән таныштыру.
Лекция барышында социаль хезмәт алучылар шикәр авыруы үсешенең сәбәпләре, чирнең барлыкка килүе, шикәр чиренең гипертония, йөрәкнең ишемик авырулары белән бәйләнеше, авыруның катлаулылыгы һәм аның нәтиҗәләре белән танышты. Диетаны катгый үтәү, нормаль авырлык, хәрәкәт активлыгын саклау зарурлыгына аерым игътибар бирелде.
Тыңлаучылар билгеләп үткәнчә, мондый лекцияләр аларның һәм якыннарының сәламәтлегенә игътибарлырак булырга өнди. Чара ахырында лектор тыңлаучыларның барлык сорауларына да җавап бирде һәм буклетлар таратты.
Лекциядә 39 кеше катнашты.