Яшел Үзәндә сакчы һөнәре буенча курслар ачылды

2019 елның 22 марты, җомга

21 мартта автоном коммерцияле булмаган, өстәмә профессиональ белем бирү “Төбәкара уку үзәге” базасында “Хосусый сакчы” һөнәре буенча курслар ачылды.

Укуга эшсез саналучы 18 кеше кереште. Уку дәверендә тыңлаучылар хосусый сакчы эшчәнлеген регламентлаштыручы законнар һәм башка норматив актлар, тәртип бозучыларны тоту кагыйдәләрен, физик көч һәм махсус чаралар куллануны, беренче (табибка кадәр) медицина ярдәме күрсәтүне өйрәнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International