Казанның Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе һәм 3нче балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Эшче һөнәрләр дөньясы” чарасы уздырды.
Әлеге чара Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан оештырылды. Чара барышында балалар белән Россиянең 2019нчы елда Казанда 45нче халыкара эшче һөнәрләр чемпионаты WorldSkillsны кабул итүе турында интерактив әңгәмә уздырылды. Чемпионат дөньяның 60 иленнән яшь һөнәр осталарын җыячак. Чемпионатның төп миссиясе-эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, экономик үсешкә һәм шәхси уңышларга ирешүдә һөнәри күнекмәләрнең кыйммәтләрен күрсәтү.
Аннан соң балалар Казан шәһәренең Яңа Савин районы 3нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының “Эшче һөнәрләр дөньясы” иҗат эшләре күргәзмәсен карады. Яшь рәссамнар үз рәсемнәренең сюжетлары, аларның ясалу тарихы, иҗат юллары һәм яраткан рәссамнары турында сөйләде.
Очрашу мизгелләрен истәлеккә калдыру өчен Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе эшчеләре белән берлектә балаларга тематик бүләк-китаплар тапшырды.