ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә VIII сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова "Алга космик җиңүләргә!" спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

10  апрельдә Рус Акташы авылы мәдәният йортында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән Акташ урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучыларының очрашуы узды.

11 апрельдә Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Алия Заһидуллина ведомствоара  “Без бергә” исемле программа буенча район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

Бүген Бөгелмә "Возрождение " мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы студентлары белән берлектә "Земля в иллюминаторе" танып-белү чарасы булып узды.

Тукай районы "Шәфкать" үзәге психологы  үзәге Ләйсән Насыйрова  яшүсмер кызлар белән  төркемле дәрес уздырды.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә яз каршылыйлар.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Теге яки бу психологик, шәхси һәм һөнәри проблемалар аркасында эшкә урнашуда кыенлыклар кичергән эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелә.

2019 елның гыйнварыннан Менделеевскның "Өмет Яры" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчесендә  "Лукойл" грант ярдәмендә алган "Дөнья уч төбендә" проекты гамәлгә ашырыла.

Питрәч авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мария Пилюгина 104 нче туган көнен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International