2019 елның гыйнварыннан Менделеевскның "Өмет Яры" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчесендә "Лукойл" грант ярдәмендә алган "Дөнья уч төбендә" проекты гамәлгә ашырыла.
Грант акчасына виртуаль чынбарлыкның 3D-күзлеге сатып алынган, алар ярдәмендә бүлек хезмәткәрләре видеороликлар күрсәтә, шәһәр һәм илләр буенча виртуаль экскурсияләр үткәрә.
Космонавтика көне уңаеннан социаль хезмәткәрләр 3D-кузлеген куллануны киңәйтергә булды, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга "Галәмгә экскурсия" үткәрделәр.
Алар өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга "Йолдызларга очу" дигән 3D-роликын күрсәтте, анда тәрбияләнүчеләр виртуаль рәвештә галәм киңлекләрен үтеп, йолдызлар һәм планеталарның күп булуын күзәтеп, галәм корабында "очтылар".