"Изгелек" үзәгендә "Алга космик җиңүләргә!"  чарасы

2019 елның 12 апреле, җомга

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова "Алга космик җиңүләргә!" спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген ныгыту, хәрәкәт күнекмәләрен һәм физик активлыкны үстерү иде.                      

Катнашучылар "Тиен" һәм "Ук" дигән ике командага бүленде. Алар космос турында табышмаклар чиште, "Навигация", "Тупны төшермә" һ.б. конкурс биремнәрен үтәделәр.

Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча "Ук" командасы җиңү яулады. Әмма җиңелүче команда кәефсезләнмәде, чөнки иң мөһиме - барлык катнашучылар да күтәренке кәеф, бик күп уңай эмоцияләр алды. Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International