Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашулар уздыра

2019 елның 12 апреле, җомга

10  апрельдә Рус Акташы авылы мәдәният йортында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән Акташ урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучыларының очрашуы узды.

Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре балаларга шәһәрдә кирәкле һөнәрләр һәм булачак һөнәрне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләделәр, шулай ук балалар киләчәк һөнәрләре турында фильм – лайфхак карады.

Чара Эшче һөнәрләр елына багышланган иде. Шулай ук әлеге очрашу мәктәп укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе "Мәгариф. Карьера -2019" мәйданчыкларының берсе булды. Ярминкәнең калган мәйданчыклары 2019 нчы елның 24 нче апрелендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында эшләячәк.

Чарада барлыгы 68 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International