Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә яз каршылыйлар.
Үзәкнең музыкаль җитәкче Н.Городилова, тәрбиячеләр Г.Гыйләҗетдинова һәм Л.Полуэктова канатлы дусларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан кошлар килүгә багышланган чара әзерләде һәм үткәрде.
Чарада 28 инвалид бала һәм 12 ата-ана катнашты. Башта барысына да елның кайсы вакыты турында сүз барганын атадылар.Бәйрәмдә "Яз килде" шигыре яңгырады, аннары балалар кошлар турында табышмаклар чиште. Чара уеннар, биюләр белән үрелеп барды.