Теге яки бу психологик, шәхси һәм һөнәри проблемалар аркасында эшкә урнашуда кыенлыклар кичергән эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелә.
9 апрельдә Спасс районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәгендә "Бинк" мәдәният йорты психологы тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтелде. Хезмәт төркемле формада күрсәтелде. Анда 21 кеше катнашты, барысы да тест үтте.
Һәр эшсезгә хезмәткә мотивацияне арттыру, эш эзләү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды, һөнәри карьераны тормышка ашыруның гамәлдәге шартларына психологик халәтен оптимизацияләү юлы белән җайлашуны арттыру буенча киңәшләр бирелде.
Шундый ук очрашулар Мамадыш районының халыкны эш бшлән тәэмин итү үзәгендә дә дә оештырылды. 11 эшсез гражданга психологик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт хезмәтен "Мастер Профи" ҖЧҖ белгече Лариса Хәмидуллина күрсәтте. Барлык катнашучылар да психолог тарафыннан индивидуаль киңәшләр алды.
10 апрель көнне Яңа Чишмә мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга психологик ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү кысаларында Казаннның ижтимагый-эшлекле клубы "БИНК" күрсәтү үзәге белгече тренинг шөгыльләр оештырды.
Чарада пенсия алды яшендәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 12 кеше катнашты.
Бүген, 11 апрельдә, Лениногорскида эмоциональ фон һәм эшкә сәләтлелек диагностикасын 19 кеше узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар эшсезләргә эмоциональ һәм физик халәтне җайга салырга ярдәм итә.