11 апрельдә Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Алия Заһидуллина ведомствоара “Без бергә” исемле программа буенча район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
Очрашуның темасы: “Хатын-кыз бәхете”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән киләчәктә хатын-кыз сәламәт һәм шат аналар булу турында әнгәмә корылды, ун кешегә буклетлар өләшенде.
Очрашуда яшьләр һәм яшь гаиләләрдә еш очрый торган мәсьәләләр күтәрелде. Чараның максаты: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.