"Шәфкать" үзәге психологы яшүсмер кызлар белән очрашты

2019 елның 12 апреле, җомга

Тукай районы "Шәфкать" үзәге психологы  үзәге Ләйсән Насыйрова  яшүсмер кызлар белән  төркемле дәрес уздырды.

"Без-кызлар арасында. Яшерен серләр хакында сөйләшик ", дигән очрашу яшүсмерләр арасында иртә йөклелекне кисәтүгә һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итүче рухи мәдәни тәрбиягә юнәлтелгән иде.

Дәрес Советлар Союзы Герое Н. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомум белем бирү мәктәбе социаль участогында узды. 19 яшүсмерләргә иртә җенси мөнәсәбәтләрнең тискәре нәтиҗәләре турында аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International