Бүген Бөгелмә "Возрождение " мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы студентлары белән берлектә "Земля в иллюминаторе" танып-белү чарасы булып узды.
Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр ракета техникасы тарихы белән таныштылар, космос турында белемнәрен арттырдылар, беренче космонавт кызыклы фактлар ишеттеләр. Чара барышында шулай ук балалар төрле космик уеннар уйнады, тематик видеоролик карадылар.
Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә дә космоска бәйле чара оештырылды. Балаларда “Профессор Почемучкин” мультфильмын караганннан соң күп сораулар туды. Аларны галәмдә космонавтларның ничек очулары, нәрсә белән тукланулары, яңадан җиргә ничек әйләнеп кайтулары кызыксындырды. Галәм темасы балаларда зур кызыксыну уята. Бала үзлектән генә үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба алмый. Бу очракта аларга үзәктә эшләгән тәрбиячеләр һәм аларның әти-әниләре ярдәмгә килде.
Тәрбияче Л.Нуриахметова балаларга Байконур тормышы, ракеталарның космоска ничек әзерләнүе турында сөйләде. Балаларга космик ракеталарның макетларын һәм космос турында картиналар, китаплар күрсәтте. Соңыннан балалар космос турындагы күзаллауларын үзләре ясаган рәсемнәрендә чагылдырдылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган викторина үткәрде. Интернат-йорт карамагындагылар викторинада бик теләп катнашты, сорауларга җавап бирделәр, космик киңлекне яулап алу турында мәгълүматны кызыксынып тыңладылар. Чара җылы һәм дустанә шартларда узды.