Түбән Кама укучылары һөнәрләр белән таныша

2019 елның 12 апреле, җомга

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә VIII сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.

Оешманың профконсультанты Е.Саблина укучыларга Түбән Кама муниципаль районының хезмәт базарында иң кирәкле хезмәтләр, һөнәрләр турында җентекләп сөйләде. Шулай ук балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрелде.

Барлык катнашучыларга мәгълүмати брошюралар һәм "Минем һөнәрем – минем киләчәгем", "Һөнәрләр төрләрен классификацияләү", дигән буклетлар тараттылар. Әлеге чарада барлыгы 80 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International