Питрәч авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мария Пилюгина 104 нче туган көнен билгеләп үтте.
Бу көнне юбилярны котларга Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Хәбибуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Р.Сәхәбиева, ветераннар советы рәисе Э.Фәйзуллина, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры И.Хәйруллина һ.б. катнашты.
Мария Ефимовна кунакларны күтәренке кәеф белән каршы алды. Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин юбилярны котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мария Ефимовна тормыш сөючәнлеген һәм юмор хисен югалтмый. “Мин беркайчан да кешедән көнләшмәдем, аларны яратып яшим. Һәрвакыт җырлап күңел ачам һәм минем янымда гел яхшы кешеләр генә булды. Озын гомерле булуымның сере бәлки шулдыр", - диде Мария Ефимовна кунакларга.
2009 елдан Мария Ефимовнаны "Кайгырту” үзәге социаль хезмәткәре Әлфинур Гыйззәтуллина тәрбияләп карап тора.