«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре гадәти булмаган чигү техникасы белән таныштылар

2023 елның 7 марты, сишәмбе

6 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән мастер-класс узды. Социаль хезмәт алучылар кәгазьдә чигәргә өйрәнделәр.

Белгеч катнашучыларны махсус җеп белән кәгазьдә чигү юлы белән рәсем ясау техникасы белән таныштырды. Мондый дәресләр нерв системасын тынычландыра, уңай эмоцияләр чыганагы булып тора.

Чарада дүрт кеше катнашты. Алар үзләре өчен яңа техникада гадәти булмаган открыткалар ясарга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International