10 мартта Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Балаларның хокуклары һәм бурычлары» темасына чара узды.
Балаларның игътибарын Бөек Ватан сугышы кешеләре һәм вакыйгалары турында хәтерне саклау проблемасына җәлеп итү максатыннан 8 март көнне Алексеевск районы «Кайгырту» социаль приюты тәрбиячесе һәм тәрбияләнүчеләре тыл хезмәтчәне Анастасия Сухаревага бардылар. Чара «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Эмоцияләрнең шәхесләр арасындагы үзара бәйләнешенә йогынтысы» дигән мини-тренинг узды. Чара үз һәм башкаларның эмоцияләрен тану һәм аңлау күнекмәләрен үстерүгә, уңай шәхесләр арасындагы коммуникацияләрне булдыруга һәм саклауга юнәлдерелгән.
7 мартта Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне уздырылды.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтүгә һәм куркынычсыз тотыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара узды.
6 мартта Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Светлана Мосолова Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды шәһәр сагында» акциясен үткәрде. Чара юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тулуга багышланган иде.
7 мартта Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре, яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында үзләрен карый алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне йөреп чыгу өчен мобиль бригада эшен оештырдылар.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Март аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре социаль хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тикшереп чыктылар.