Мамадыш районының иң өлкән кешесенә 107 яшь тулды

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучысы Өммениса Һадиева үзенең 107 яшен билгеләп үтте.

Менә инде 20 ел дәвамында социаль хезмәткәр Русудан Иванова Өммениса апаны карый, аны район, республика, ил яңалыклары белән таныштыруын дәвам итә.

Өммениса апа озын гомеренең төп сере тирә-юньдәгеләргә яхшы караш, яхшы геннар һәм дөрес туклану дип саный. Барлык авырлыкларга карамастан, пенсионер тормышка карата мәхәббәтен саклап калган.

Тыл хезмәткәрен район башлыгы Анатолий Иванов, өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин тәбрикләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International