«Кайгырту» социаль приютында рәсемнәр конкурсы уздырдылар

2023 елның 7 марты, сишәмбе

5 март көнне Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Сәгыйдуллина «Минем дустым – Интернет» дигән рәсем конкурсы уздырды. Чара балаларның интернет-грамоталылыгын арттыруга, Интернеттан һәм мобиль элемтәдән куркынычсыз файдалану күнекмәләрен үстерүгә, шулай ук укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Дәрес башында балалар белән бергә Интернетның уңай һәм тискәре якларын искә төшерделәр. Балаларны социаль челтәрләрдә сагалый торган куркынычларга аерым игътибар бирелде. Аннан соң балалар чараның иҗади өлешенә – дәрес темасына рәсемнәр ясауга керештеләр. Балалар Интернет – аларның дусты икәнен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International