«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында эшләп килүче «Алабуганың көмеш волонтерлары» отряды активистлары «Ветераннар – Татарстан халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклаучылар» республика халык иҗаты конкурсының муниципаль этабында катнашу өчен өйдә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәрне җәлеп итү инициативасы белән чыктылар.
Өйдә социаль хезмәтләр алучылар түбәндәге номинацияләрдә кул эшләре тәкъдим иттеләр: алмаз белән чигү, бәйләү. Чарада катнашучыларга активлык өчен дипломнар тапшырылды.