Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Узебезнең традицияләрне хөрмәт итәбез» дигән мәгълүмати-танып белү чарасы уздырды.
Балалар кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек, үзара ярдәм, дуслык һәм бәйрәм итә белү кебек татар халкының традицияләре белән таныштылар. Аннан соң күңелле татар мотивларына балалар милли биюләр биеделәр һәм шигырьләр укыдылар. Дәрес ахырында милли уеннар уйнадылар.
Мондый дәресләр укучыларда татар халкының гореф-гадәтләре белән кызыксынучанлыкны үстерә, үз халкына һәм башка милләт халыкларына толерант, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.