Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Ирина Баринова 6 март көнне «Әниләр-кызлар» дигән бәйрәм чарасы уздырды.
Бәйрәм хатын-кызлар, кызлар хөрмәтенә котлау һәм шигырьләр белән башланып китте. Аннары катнашучылар, ике командага бүленеп, төрле конкурсларда көч сынаштылар. Командалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үти алдылар.
Кунаклар алдында нәфис номерлар белән социаль хезмәт алучы кызлар чыгыш ясады. Барлык тамашачыларга да аларның чыгышлары бик ошады.
Шулай ук барлык кунаклар да язгы чәчәк бәйләмнәре алдылар.