Яшел Үзәндә хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясалды

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Алты эш бирүче төрле эш графигы һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе 50 000 сумга кадәр булган вакансияләр тәкъдим иткән. Тәкъдим ителгән эш урыннары арасында табиб-терапевт, табиб-педиатр, табиб-невролог, фельдшер, кондитер, икмәк пешерүче, технолог, укладчик-упаковщик, лаборант һ. б. бар иде.

Ярминкәгә 26 хатын-кыз килде. Чара барышында оешма вәкилләре кандидатлар белән беренчел әңгәмәләр үткәрделәр. Унбер кандидатура эш бирүчеләр тарафыннан эшкә урнашу өчен каралачак – бу гариза бирүчеләр кабат әңгәмәгә чакырылды.

Барлык гражданнар да мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International