Азнакай интернат-йортында бәйрәм концерты узды

2023 елның 7 марты, сишәмбе

6 март көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Актүбә мәдәният йорты артистлары катнашында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Учреждение администрациясе һәм артистлар социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Башкаручылар тыңлаучыларны үз иҗатлары белән сөендерде. Өлкәннәр онытылмаслык тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International