Март аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре социаль хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тикшереп чыктылар.
Өйдә социаль хезмәт алучы җиде граждан янына бардылар. Белгечләр шулай ук өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган гаиләләрне, гражданнарны тикшерүне оештырдылар, читтән кайгыртуга мохтаҗлык дәрәҗәсен бәяләделәр. Өлкән яшьтәге кешеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмәләр уздырылды, «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында биш кеше белән укыту дәресе оештырылды.