6 мартта Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Светлана Мосолова Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды шәһәр сагында» акциясен үткәрде. Чара юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тулуга багышланган иде.
Акциянең максатлары киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына җәлеп итү, яшүсмерләр һәм балалар арасында юл-транспорт хокук бозуларын профилактикалау иде.
Чара барышында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар буклетлар тараттылар, юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр.