«Опека» үзәгендә яшүсмерләр белән профилактик дәрес уздырдылар

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтүгә һәм куркынычсыз тотыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара узды.

«Тормыш бер генә» дәресе лекция формасында узды. Чара барышында үз-үзенә кул салуларның статистика мәгълүматлары яңгырады һәм проблеманың кискенлегенә һәм актуальлегенә игътибар бирелде. Балигъ булмаганнарны мондый гамәлләргә этәрүче сәбәпләр каралды, алар арасында депрессия, шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләр һ. б. аталды. Шулай ук деструктив төркемнәрнең Интернеттагы эшчәнлегенә басым ясалды. Проблемалар яңгыраганнан соң, суицид тотышына китерә торган факторларны җиңү буенча киңәшләр бирелде. Ахырда катнашучылар үз-үзенә кул салуга эмоциональ яктан тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән видео карадылар.

Моннан тыш, балигъ булмаганнарның куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру максатыннан белгечләр янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат белән буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International