7 мартта Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре, яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында үзләрен карый алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне йөреп чыгу өчен мобиль бригада эшен оештырдылар.
Мондый чаралар вакытында белгечләр гражданнарга социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итәләр. Шулай ук янгын-профилактика эше башкарыла, белгечләр көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрәләр.
Чаралар кысаларында өлкәннәргә белешмәлекләр, шул исәптән мошенниклардан саклану буенча киңәшләр язылган брошюралар тапшырыла.