Эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек эшләүче чыгарылыш укучылары санын арттыра

2023 елның 17 марты, җомга

16 мартта Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «ТИСБИ» Идарә университетының Әлмәт филиалы студентлары белән очрашу узды. «Таттелеком» ГАҖ вәкилләре катнашындагы чарага «Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру» һәм «Логистикада операцион эшчәнлек» юнәлешләре буенча белем алучы студентлар килде.

Студентлар һәм чыгарылыш укучылары өчен эш бирүче оешмалар белән хезмәттәшлек итү, студентлар белән очрашулар үткәрү – болар барысы да уңай нәтиҗәләр бирә һәм эшләүче чыгарылыш укучылары санын арттыра. Очрашу барышында эш бирүче вәкиле студентларга учреждение эше һәм сату өлкәсендә эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде. Кадрлар үзәге белгече студентларны нәтиҗәле резюме төзү кагыйдәләре белән таныштырды.

Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International