Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре кулинария дәресе үткәрделәр. Анда көндезге тору төркеменә йөрүчеләр катнашты.
Дәреснең максаты катнашучыларны катлы камырдан әйбер әзерләү технологиясе белән таныштыру, шулай ук электр приборлары белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен кабатлау иде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап, катнашучылар камыр җәйделәр, аны майладылар, шикәр сиптеләр һәм эшләнмәләрне электр миченә җибәрделәр. Көндезге тору төркем әгъзалары бик яхшы эшләделәр. Соңыннан барысы бергә чәй эчтеләр.
«Эмет» үзәге белгечләре әйтүенчә, мондый чаралар социаль хезмәт алучыларга көндәлек тормышта кирәкле көнкүреш күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә.