Аерым категория гражданнарны эшкә урнаштырганда ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү максатыннан 16 мартта Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге эш бирүчеләр белән очрашу үткәрде. Түгәрәк өстәл эше «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында оештырылды.
Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашучыларны хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча үткәрелә торган чаралар белән таныштырдылар. Шулай ук «Россия эше» порталында инвалидлар өчен эш урыннары булдыру турында мәгълүмат урнаштыру тәртибе турында да сөйләштеләр.
Ахырда эш бирүчеләр белән эшче һөнәрләр буенча персонал җитмәү мәсьәләсен карадылар һәм проблеманы хәл итү вариантларын билгеләделәр.